Сишәмбе, 21 май 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Информация:


Описание:

Эшмәкәрлеккә ярдәм күрсәтү һәм үстерү бүлеге Яр Чаллы шәһәре Башкарма комитетының икътисадый үсеш һәм эшмәкәрлеккә ярдәм күрсәтү идарәсенең структур бүлекчәсе булып санала. Ул Яр Чаллы шәһәрендә тотрыклы социаль-икътисадый үсешкә, эшмәкәрлек субъектларының актив эшчәнлеге өчен оптималь шартлар тудыруга юнәлдерелгән идарә һәм координация функцияләрен гамәлгә ашыру өчен булдырылган.

Бүлекнең төп бурычлары:

- шәһәрдә тотрыклы эшмәкәрлек үсешен тәэмин итү;

- шәһәрдә эшмәкәрлеккә ярдәм күрсәтү һәм аны үстерү өчен кирәкле уңай мохит тудыру;

- реаль икътисад секторында эшмәкәрлекнең өстенлекле юнәлешләрен үстерүгә ярдәм күрсәтү;

- Яр Чаллы шәһәрендә эшмәкәрлеккә ярдәм күрсәтүнең инфраструктурасын үстерү;

- Яр Чаллы шәһәрендә кече эшмәкәрлекнең конкурент сәләтлелеген һәм инвестицияләр җәлеп итүчәнлеген күтәрү;

- Яр Чаллы шәһәренең инновацион потенциалын үстерү һәм өстенлекле проектларны гамәлгә ашыру;

- эре һәм кече бизнеста үзара эшчәнлекнең нәтиҗәле оештыру-хокукый формаларын үстерү өчен шартлар тудыру;

- эшмәкәрләрнең сораулары буенча укытулар, тренинглар оештыру;

- Яр Чаллы шәһәрендә кече һәм урта бизнесны үстерү өчен комфортлы шартлар тудыру;

- бизнесның социаль җаваплылыгын һәм нәтиҗәлелеген күтәрү.


Хезмәткәрләр:


Понедельник, 29 января 2024, 10:18